|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Книга-"Энкэй голе"(Мамин цветок)
Дата выхода: 23 декабря 2008 г.
Моңарчы чыгып килгән җыр басмаларны тулыландыручы әлеге җыентыкка халкыбызның популяр композиторы, шагыйрь һәм башкаручы Виталий Агаповның төрле чорларда туган, вакыт сынавын үткән, тыңлаучылар күңелен җәлеп итәргә өлгергән 150 җыры тупланды.
Җырларның жанрлары искиткеч төрле. Җыентыкка дөньяда һәркемгә дә иң изге, кадерле булган әнкәйләргә багышланган тирән эчтәлекле, моңлы җырлар белән бер рәттән музыка фольклорында мөстәкыйль жанр булган, авыл темасына багышланган җырлар да кертелде. Җыентыкта мәхәббәт темасын яктырткан җырлар шактый гына урын алып тора. Ә инде җыентыкка кергән балаларга, яшүсмерләргә махсус язылган җырлар киләчәк буыннарның рухи тәрбиясендә зур әхәмияткө ия.
|
|
|