Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
"Туган нигез суынмасын"
22 апреля 2004 г.

   Композитор, җырчы һәм Чаллы шәһәр советы депутаты Виталий Агаповның туган авылында искиткеч матур, зур йорт тергезгәнен ишеткәч, Чаллыга шалтыратып, әлеге ташпулат турында сораштык. Шәһәр депутаты квартирасында җиһаз ясау белән мәшгуль иде. Әйе, әйе, Виталийның андый сәләте дә бар икән.


-  Виталий, бигрәк зур йорт төзегәнсез бит.
- Зур түгел, 12 гә 12 генә (көлә).
- Нинди максат белән салдыгыз?
- Туган нигезне югалтмаска. Мин шунда туып – үстем. Авыл малае булгач, күңел анда тарта.
- Ләкин Сез анда яшәмисез бит.
-  Җәй көне өч ай шунда торам. Авылдашлар белән аралашып, җың сызганып эшләп, җаныма рәхәтлек алам.
- Бөтенләйгә авылга кайтырга теләк юкмы?
- Балалар үссен әле. Аннан соң күз күрер.
- Хәзер буш торачакмы?
- Берәр туганым өйләнсә, алар торып торыр дип уйлыйм.
- Бу өйдә бөтен кешегә дә урын җитә инде.
- Җитә – ә. Туган – тумачаларым кайта. Үземнең өч балам бар. Бер түшәктә ун кеше йокламасын өчен шулай зур салдым. Баскычын үз кулларым белән ясадым. Култыксалары безнең нигездә яткан 200 еллык имәннән эшләнгән.
- Алай булгач, йорт эчендәге җиһазлар да Сезнең алтын куллардандыр?
- Аш – су бүлмәсенә җиһазларны, стенка, прихожийны үзем ясадым.
Эльмира Сәлахова.
«ИРЕК Мәйданы» 22 апрель, 2004

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam