Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
«Бер түшәктә ун кеше йокламасын»
09 апреля 2004 г.

- дип, Виталий Агапов туган авылы Сәвәләйдә ташпулат салдырган

      Керәшен татарларының иң зур бәйрәме Олы көндә (Пасха бәйрәме) Зәй районы Сәвәләй авылына кунакка кайттым. Сәвәләй – бик зур һәм шактый танылган авыл. Ә аның республикакүләм танылуына халыкның яраткан җырчысы, бик күп җырлар авторы Виталий Агапов сәбәпче булгандыр, мөгаен.



Заманында ул авыл әбиләреннән “Сәвәләй” фольклор – җыр ансамблен туплап, керәшен татарларының борынгыдан килгән җыр – моңнарын халык күңеленә ирештерү юлын тапкан иде. “Сәвәләй” ансамбле элеккеге кебек үк гөрләмәсә дә, хәзер дә яши. Аннан ул:
“Их Сәвәләй, Сәвәләй,
Ерак түгел бездән Зәй.
Көймә белән кайтыр идем,
Инешебез бәләкәй”, - дип, авылның данын еракларга яңгыратты.
Виталий Агапов үзе Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, туган авылын онытмый. Күрегез әле, Сәвәләйгә нинди ташпулат салып куярга өлгергән. Бик кызганыч, әлегә йорт буш тора (җырчының әнисе мәрхүмә). Шулай да җырчы, күршеләре әйтүе буенча, буш вакыт табу белән Зәй районы Сәвәләй авылыны ашыга.
 
Сәвәләйдә Роза Москова кунакта булды.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam