Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
«Мин хәзер 101 кило»
02 октября 2003 г.

    Бу җырчы, үзе әйтмешли, эстрадага сызгырып килеп керде. Очрашуга да Чаллыдан яхшы һәм текә машина белән килгән. Сөйләшүе дә ярымшаярып кына. Килеп туктауга ук: “Мин килдем, ләкин сезнең монда чәй, тәм – томнар куеп көтеп торган кешеләр күренми”, - дип көлдерде. Кем икәнлеген таныгансыздыр. Шул инде, Сәвәләй малае, композитор, үзенчәлекле башкаручы, Чаллы шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов.


     Җырчы күзгә күренеп ябыккан. Хәзер «101 генә кило» икән. Әңгәмә вакытында безгә керәшеннәрчә бәрәңге, шәңгә, күзикмәк пешерергәөйрәтте. Шәп пешекче дә икән. Сорау гына биреп өлгер, берсендә дә тукталып калмый. Кайбер кызык – кызык җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз...
-  Бераз «тартылгансың» ахры, Виталий?
-  Күптән түгел мөхтәрәм Минтимер Шәрипович белән очрашырга туры килде. Ул да бераз ябыккансың диде. Бер егерме килоны томырдым дигән идем, рәхәтләнеп көлде.
Минем тазалыгым ашауга бәйле. Әлбәттә, тамагына ашамаган кеше тазара алмый. Мин хәзер йөз дә бер кило җиде йөз утыз сигез грамм. Сезнең газетага интервью биргәнче махсус үлчәндем.
- Ничек ябыктың?
- Спортчыларга хас диета белән.
- Ул нинди диета?
-  Көнгә бер тапкыр ашыйсың. Төш вакытында. Калган сәгатьләрдә сок, су эчәсең. Бигрәк тә чишмә суы файдалы. Ул организмны бөтен шлаклардан арындыра.
-Көнгә бер генә ашап тамак ачмыймы соң?
-Юк. Армиядә дә шул ысул белән ябыктым. Мин элек спортсмен идем бит. Хәзер үземне күбрәк контролҗдә тотам. Әкренләп организмның да ашыйсы килү теләге кимеде. Күнекте диярлек. Аппетит яшькә карамый. Өлкән яшьтә булган бабайларның авыз тутырып ит ашаганын күргәнем бар.
 Мин чәй эчмим. Чәй ул – наркотик. Кеше аңа күнегә. Ансыз тора да алмый башлый. Минем өчен ул әллә бар, әллә юк. Мин чишмә суы гына эчәм. Авылга кайтсам – кое суы. Безнең нәселдә бар да су эчә. Ашказаны өчен дә яхшы. «Отторжение» булмый.
- Татарда кайнар аштан соң чәй бирелә. Гомумән, аның белән тамак та туя шикелле...
- Ә – ә – ә, тәмәке тартучы да шулай ди. “Ашыйсы килү басыла”, ди.
- Күп ашыйсыңмы?
- Мин Сезнең белән гади кеше буларак сөйләшәм. Госдумалылар әйбәт ашыйдыр. Чөнки алар акчаны да күп ала бит (көлә). Ә мин шәһәр Советы депутаты. Үз теләгем белән муеныма камыт кигән кеше. Аның өчен бер тиен дә акча түләнми, льготалар юк. Үзең алган йөкне үзеңә тартырга туры килә.
-Күбрәк нәрсә ашыйсың?
- Мин ит яратам. Тавык, дуңгыз, ат ите. Керәшеннәрдә ат ашарга ярамаса да, пешерәбез. Безгә атны бәла килгәндә генә ашарга ярый, гөнаһ санала. Сарык итен яратмыйм.
- Ә иң яраткан ризык нәрсә?
- Пилмән, пылау, кыздырган тавык, борчак ашы. Безнең авылда гына пешерелә торган “боламык боткасы”н салкын сөт белән ашарга яратам. Шуннан да тәмлесе юк инде.
- Үзең ашарга пешерә беләсеңме?
- Әй – й, мин тотынсам гаҗәп. Аеруча бәрәңге кыздырганны хатыным ярата. Галина һәрвакыт: “Минеке синеңчә булмый”, - дип бәрәңгене гел миннән кыздырттыра (көлә).
- Сәхнә өчен тагын ябыгырга кирәк дип уйламыйсыңмы?
- Юк. Чөнки тамашачы мине үз гәүдәмдә кабул итте. Бик таза килеш. Махсус тазармадым да, ябыкмадым да. Башта композитор буларак җырларыма әллә ни әһәмият бирмәделәр. Соңрак, үзем сәхнәгә чыгып, аяк тибеп, сызгырып, биеп җырлаганымны күргәч, ошаттылар. Бүген татар эстрадасында сызгыручы артист юк.“Син чыгып сызгырып җибәргәч, рәхәт”, диләр. Чыннан да, урамда уен барган шикелле бит. Бу образ минем натурама килешә. “Шундый дәү гәүдә белән сикереп – сикереп биеп җырлап, ничек хәле бетми” дип аптырыйлар. “Зәй буе шомыртлары” дигән кассета җиде ел үтүгә карамастан, һаман сатуда. “Хәлимә”, “Сәвәләй”, “Әнкәй гөле” җырларын әле булса тыңлыйлар. Халык каршына нинди образда чыккансың, шуны ахырга кадәр сакларга кирәк. Мин ябыккач, бераз үпкә белдерүчеләр дә булды. “Без сине таза килеш күрергә күнектек”, - диделәр. Ә кемдер “Ябыккач, яшәреп, матурланып киткәнсең, сиңа килешә”, - ди. Әбиләр яныма килеп: “Телевизордан сине карт итеп күрсәтәләр, югыйсз син нормаль кеше икән”, - дип аркадан сөеп китәләр (көлә).
Кешенең организмы бер рәвешкә килгәч, җайлаша, авыруларга да каршы тора башлый. Ябыккач, аңа нәрсәдер җитмәвен беләсең.
- Ашханә, кафеларда еш ашыйсыңмы?
- Кергәлим. Ризыктан зур булып, аннан җирәнергә ярамый диләр. Теләсә нинди азыкны, шикләнеп ашасаң, йә эчең сыеклый, йә агуланасың. Минем аштан зур булган юк
-Син башкарган “Сәвәләй” такмаклары сыра һәм аракы турында...
-Татар эстрадасында беренче тапкыр шаян көйләрдән торган такмаклар белән кассета чыгардык. Ул керәшеннәр җыры. Безнең авылда халык чыгарган андый такмаклар күп. Аракы эчү исламга хас әйбер түгел. Дин бәйрәмнәрне кыскан. Ә керәшеннәрдә, киресенчә, бәйрәмнәр гөрләп уза.
“Аракыны кем чыгарган?
Шайтан дигән бер явыз.
Шул явызны күргән саен,
Шапылдап тора авыз”
кебек һәм башка җырлар туй мәҗлесенең дәрәҗәсен күтәргән.
“Сандугачның балалары
Пипи – пипи дип әйтә.
Пипи – пипи дип әйтми ул,
Выпи – выпи дип әйтә”, - дигән юллары өчен мине кайберәүләр тәнкыйтьләргә теләде. Имеш, без сандугач образын кимсетәбез. “Кимсеткән эшләрне күбрәк күрегез, яшьләрнең кая баруын чамалагыз”, - дип җавап кайтардым. Мин җырлап кына бернәрсә дә үзгәрми, дөнья икенче якка күчми.
-Сыра, аракы дигәннән. Үзең ул “явыз”ны кулланасыңмы?
-Соңгы елларда сыраны бөтенләй эчмим. Чөнки ул шактый  тазарта. Элегрәк унар литр, янына балык, ит куеп тәмләп эчә идем (көлә). Аракыны туганнан бирле авызыма капмыйм (көлә). Дусларым еш кына: “Без синең берәр тапкыр исерү түгел, эчкәнеңне күрәбезме инде?!” – диләр. Аракы эчүгә бик катгыймын. Группамдагыларны да тыям. Бигрәк тә яшьләрне. Чөнки аларның үсәсе, тормыш корасы бар. Ярымалкаш булып йөрүләрен теләмим.
- Виталий, гаиләдә хатының сине нәрсәләр пешереп сыйлый?
- Ул минем бик уңган. Галина кайвакыт: “Нигә син бер дә зарланмыйсың. Башка хатыннарның пешерүенә ирләре канәгать түгел икән”, - ди. Көн дә камыр ризыклары пешерә. Аның апасы да бик оста. Шулай бер – берсен уздырып, үз гаиләләрен тәмле ашлар белән сыйлап торалар. Аннан соң Галина белән “Каймак астында бәрәңге” пешерәбез. Кайсыбызныкы тәмлерәк килеп чыгуын балалар билгели (көлә).
Виталийдан шәп рецепт:
“КАЙМАК АСТЫНДА БӘРӘҢГЕ”
Бәрәңгенең һәм суганның кабыгын арчып, турарга. Табага башта бәрәңге, аннан соң суган, тәмләткечләр салып өстенә каймак ягарга. Шушы табаны әкрен генә утта пешерергә.
Әңгәмәдәш – Эльмира Сәлахова.
Казан шәһәре, «Тәмлетамак» гәҗите, октябрь, 2003

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam