Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Һәр җырчының үз җыры булырга тиеш
04 марта 2003 г.

 

В. Агапов: Һәр җырчының үз җыры булырга тиеш

Озакламый шәһәребезгә үзенең иҗат төркеме белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор һәм җырчы Виталий Агапов килергә җыена. Шул уңайдан без укучыларыбызны кыскача гына аның иҗат юлы, уй – хыяллары, планнары белән таныштырып китәргә булдык. Әңгәмәбез шул хакта.



-           Виталий, ишетүебезчә, сез үзегезнең туган авылыгызда фольклор ансамбле оештырган идегез. Иҗат юлыгызны да шунда башладыгыз бугай. Бүген ул ансамбль яшиме?
-           Әйе, мин 1993 елда туган авылым Сәвәләйдә (Зәй районы) фольклор ансамбле оештырган идем. Аны авыл халкы күтәреп алды, бик теләп, яратып йөри башладылар. Мин Чаллыда яши идем инде, кайтып йөрдем. “Сәвәләй” ансамбле республика күләмендә үткәрелүче барлык чараларда да катнашып килә. Бүген дә хакимият башлыгы Ринат Фәрдиев аңа ярдәм итеп тора. Быел ансамблебезгә ун ел тула, иҗат коллективы өчен бу аз гомер түгел дип уйлыйм.
-           Чаллыда үзегез оештырган җыр студиясе хакында да сөйләгез әле.
-           1994 елның 27 декабрендә оешты ул. Без байтак кына яшьләрне сәхнәгә алып чыктык. Яшь җырчы Марат Фәйрушинның җырлавын яратмаган кеше юктыр дип уйлыйм. Яшь талантларны күрә белергә генә кирәк. Әле күптән түгел бер укучыма Болгариягә җыр фестиваленә барып кайтырга ярдәм иттем.
-           Виталий, инде күптән тел төбендә торган сорауны бирмичә
түзә алмыйм. Чистайда булачак концертыгызда да яшь җырчылар катнашачакмы?
-           Тамашачыларга Динә һәм Алинә Гарифуллиналар җырлавы
ошар дип уйлыйм. Риназ Әхмәтов дигән егетебезнең чыгышлары да битараф калдырмас шәт. Ут чыгарып биюче егетләребез Андрей һәм Павел Павловскийлар да чистайлылар күңеленә хуш килер.
-           Безгә күрсәтәчәк программагыз ниндирәк, яңалыклар бармы?
-           Чистайга без өр – яңа программа белән киләбез. Программада кабатланган җырлар юк. Монда безнең тамашачыларга күрсәтерлек яңалыкларыбыз да күп. Аннары тамашачы колагына үзгә, бер күңелле әйтәсем килә. Концертка минем җиде аудиокассетамны алып килгән кешегә видеокассета бүләк итәчәкмен.
-           Сез җырчы гына түгел, композитор да бит әле. Бүгенге көндә ничә җырыгыз бар?
-           Мин һәр җырчының үз йөзе, үз җырлары булырга тиеш дип саныйм. Бүгенге көндә 120ләп җырым бар.
-           Иң популяр дип кайсы җырыгызны саныйсыз?
-           “Әнкәй гөле” дер мөгаен. Аны кая гына барсам да, сорап җырлаталар. Шуңа күрә репертуардан төшкәне юк. Шулай ук “Сәвәләй”, “Халимә”, “Сәвәләй такмаклары”, “Кәтүк түти”, балалар турында җырлар программаның төп өлешен тәшкил итә дияр идем.
-           Киләчәккә нинди уй – хыялларыгыз бар?
-           Туган авылым Сәвәләйдә керәшен җырларын башкаручылар һәм балалар фольклор ансамбльләре бәйгеләре үткәрергә хыялланам.
-           Кабат 10 мартта Чистайда үтәчәк “Супер Сәвәләй тамашасы”на кайтыйк әле. Аңлавымча, бу гадәти концерт кына булырга охшамый.
-           Әйе, бу гадәти концерт программасы түгел. Исеменнән үк күренгәнчә, күңелле тамаша булачак. Халык күңелен күрер, ял иттерер өчен менә шундый концерт – тамашалар үткәрергә кирәк дип саныйм мин. Кыскасы, “Супер Сәвәләй тамашасы”на 10 март көнне, 18 сәгатьтә барлык чистайлыларны да көтәбез. Килегез, үкенмәссез.
-           Әңгәмәгез өчен рәхмәт, иҗат уңышлары сезгә.
Әңгәмәдәш Г. Сорутдинова
«ЧИСТАЙ ХӘБӘРЛӘРЕ» 4 март, 2003 ел.
 

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam