23 апреля 2002 г.
Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор, шаян сүз остасы Виталий Агаповның иң беренче язган җыры туган авылына, 350 еллык тарихы булган Сәвәләйгә багышланып, «Эх, Сәвәләй, Сәвәләй» дип атала. Аның җырлары Гөлдания Хәйруллина башкаруында «Мәхәббәт язлары» исемле җырдан таныла. Шуннан ниндидер киртә ачылган сыман, җырлар бер – бер артлы туа башлыйлар.
1993 – 1996 елларда 50дән артык җыр языла. Әлмәт шәһәрендә узган «Тургай - 94», «Тургай - 95» бәйгеләрендә Виталий Агапов үз җырларын үзе башкарып, җиңүчеләр сафына баса. Бүгенге көндә аның җырларын үз репертуарларына керткән җырчылар арасында Гөлдания Хәйруллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Алсу Хисамиева, Рөстәм Закиров кебек танылган җырчылар да бар.
Әллә инде Самара татар мәдәнияте үзәгенә әйләнеп киләме? Милли җыр сәнгатебезнең бүгенге йолдызлары Салават, ИлСаф, Габделфәт һәм башка күп артистлар самаралыларның күңелләрен яуларга теләп, бер – бер артлы, атна саен диярлек, төбәгебезгә килеп торалар. Ул концертларга йөрергә вакытың һәм теләгең генә булсын...
ИлСаф концертыннан соң әле суынып та өлгермәдек, инде Виталий Агапов килеп җиткән. Тик вакытын гына дөрес сайламаган. Хәзер бакчаларда язгы эшләр башланган чак, күпләр ял көннәрендә авылларга кайтып китәләр. Шуңа күрәдер инде Металлурглар Мәдәният сараена концертны карарга килүчеләр бик аз булды.
Артист, халыкның күп булмаячагын алдан ук белсә дә, барыбер килгән әле. Ул үзе дә: «Биш кеше дә, илле кеше дә - кеше. Мин акча өчен түгел, халкым өчен чын күңелдән җырлыйм», - диеп әйтте.
Концетны яшь җырчы һәм синтезаторда да уйнаучы чибәр егет Ринас Әхмәтов башлап, күңелләребезне ачып җибәрде.
Виталий Агапов үзен бүгенге көндә үз көче белән сәхнәгә күтәрелгән бердәнбер артист, дип саный. Аның студиясендә талантлы яшьләр тупланган. Ә Виталий Агапов сәнгать җитәкчесе камытын киеп, сәхнәгә яңа аяк баскан яшь талантларга ярдәм итеп, концертлар оештыру белән мәш килеп йөри. Ул үзен бик гади тота, «Әле менә диетада, утырам, фигурам шәп бит, әеме!», - диеп гел шаярып тора. Нинди генә сәхнәгә күтәрелсә дә, җырчы үзен һәркайда да иркен хис итә. Җанны иркәли торган ягымлы, көчле аның тавышы. Концертта репертуарына кертелгән яңа язган җырларының күбесе яңгырады. Аның һәрбер җыры тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. «Саумы, әнкәй», «Кайтам туган авылыма», үз халкына багышлап язган «Керәшен халкым минем» кебек җырларын түкми – чәчми тамашачыларга җиткерде. Үзенең туган ягы турында:
- Әй, Сәвәләй, чишмәләре,
Таулары, инешләре.
Аерылганда мәңгелеккә,
Сездән башка нишләрмен?! –
диеп җырлаганда, аның күзләрендә сагыш, моңсулык чагыла.
Концерт бер генә бүлектән торса да, программа тулы булып, күп биюләр белән бизәлгән иде.
Төрле милләт биюләрен башкаручы Марина һәм Андрей Павловскийлар матур һәм җиңел итеп биеделәр, тамашачылар аларны бик сокланып күзәттеләр.
Җаныңны рәхәтләндерә торган ягымлы, назлы, матур тавышлары белән Пермь шәһәре йолдызлары, игезәк сеңелләр Алинә һәм Динә Гарифуллиналар тамашачыларның күңелләрендәге иң нечкә кылларын чиерттеләр. Дәрте ташып торган яшьлек һәрвакыт нинди дә булса яңалыкка омтыла бит. Яшь кызлар җырларына үзләренә генә хас булган матур бизәкләрне, интонацияне өстәп, җитез ритмга бирелеп бии – бии, җырларны тагын да бизәп тордылар. Аларның тавышы күңелләрне кузгата торган ниндидер тылсымлы моңга ия. Шуңа да тамашачы аларны алкышларга күмеп кенә торды.
Ә менә Лилия, Энҗе һәм Чулпан исемле кызлар күрсәткән «Мунчада» спектакле озаккарак сузылды булса кирәк. Ул башында бик кызык булып күренде, ләкин алар шау – шу килеп, әче, ямьсез тавышлар чыгарып, акыра, бакыра башлагач, мин концерттан чыгып ук китәргә уйлаган идем. Алар чынлап та үзләрен мунчада кебек хис иттеләр, ахыры. Юынып, чабынып туйгач, «юынган» суларын тамашачыларга да сибеп калдырдылар әле. Кызыгын кызык иде, шулай да шаяруның чамасы да бар бит. Кемдер кетердәп көлеп утырды, ә кайберәүләргә, бәлки, ошамагандыр да. Бер уйлап карасаң, концерт җыр – биюдән генә түгел, шаяру, көлке белән дә төрләндерелгән булырга тиеш. Бертөрлелек, әлбәттә, туйдыра. Ләкин тамашачылар арасында төрле кеше бар, карты да, яше дә. Шуңа күрә артык кыланмыйчада халыкны көлдереп була, чамасы булырга тиештер, дип уйлыйм.
Хәер, һәр җырчының күңеленә хуш килгән, сәләтенең үзенчәлеген аеруча тирән ачып биргән үз җырлары булганда гына, аның тамашачысы күп була.
Әйе, артистлар хәзерге вакытта бик күбәйде. Шулай булгач, хөрмәтле сәнгать сөюче самаралылар, концертларга ешрак йөрсәгез, бәлки, үз җырчыгызны да таба алырсыз.
Бәлки, ул җырчы Виталий Агапов та булып куяр әлею Күрмәсәң, үз колагың белән ишетмәсәң, кеше сүзенә генә карап, җырчының таланты никадәр зур икәнен белә алмыйсың бит. Шуңа күрә залларыбыз тулырак булуын теләр идек.
Руфия Низаметдинова.
Самара шәһәренең, «БЕРДӘМЛЕК» гәҗите, 23 апрель, 2002 ел.
Руфия Низаметдинова