Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2405


 
Сәвәләйнең саллы егете
27 октября 2000 г.

      Виталий Агапов – Зәй районы Сәвәләй авылы егете. Ул май аенда туган. Мәктәптә укыганда ук бик тә шук һәм үзе әйтмешли, “шустрый” булган.  Спорт белән шөгельләнгән, әнисенә булышкан, хоккей уйнаган. Әмма, иң гаҗәбе шул: кечкенә вакытында бер дә җырламаган. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган, Иваново шәһәрендә хәрби училищеда белем алган, аны кызыл дипломга тәмамлаган. Спортны да ташламаган ул. Хәзерге көндә Виталий абый хоккей уены буенча мастерлыкка кандидат.


Берсеннән – берсе матур җырлар язып, безгә бәйрәм ясап йөрсә дә, ул үзе бәйрәмнәрне бик үк өнәми икән, аеруча туган көннәрне. “Туган көнне билгеләп итү - ул минем яшьләрдәге кеше өчен бигрәк тә картаюыңны бәйрәм итү”, - ди ул. Элегрәк, яшь чактарак, Виталий абый Яңа ел бәйрәмнәрен бик яраткан. Сабан туен, 8 Март бәйрәмнәрен көтеп алган. Бәйрәмнәрнең кайберләрен генә яраткандыр инде, шуларга кагылышлы изге эшләр дә башкарып йөри бит әле ул. Үзенең туган авылы Сәвәләйдә 40 ел буена онытылып торган Боламык бәйрәмен яңадан торгызган. Бу бәйрәмне Торойсыннан (керәшеннәрнең дини бәйрәме) соң икенче атнада үткәрәләр икән. Элек яшьләр Зәй елгасы буена төшкәннәр, уеннар уйнаганнар, кунакка йөрешкәннәр. Гомумән, Виталий абый әйтмешли, бу чын мәгънәсендә яшьләр бәйрәме икән. “Без аны җомга көн кичке концерт белән башлыйбыз, ул төнге 2 гә кадәр дәвам итә. Икенче көнне көндезге 12 дән кичкә кадәр бәйрәм итәбез һәм иң мөһиме – боламык ашыйбыз”, - ди Виталий абый. Элек бу бәйрәмнән соң бер атна үткәч, боламыкны авылның “югары очы” пешергән, аннары чират “түбән оч”ларга бирелгән... Бу бәйрәмгә бик күп кеше җыела, озак еллар күрешмәгән классташлар очраша икән.
Бәйрәмнәрне бик үк өнәп бетермәсә дә, үзе алардан игелек кенә күреп яши икән әле. Тормыш иптәше Галина апа белән нәкъ менә бәйрәмдә, авылдаш кызының туенда очрашкан бит. “Мин аны бик ошаттым, таныштым, яраттым һәм ... өйләндем дә!” – ди ул елмаеп. Матур гына яшәүләренә 10 елдан да артып киткән икән. Гаилә турында сүз чыккач, Виталий абыйдан мәхәббәтнең ни икәнен дә сорадым инде. Уйчан гына елмаеп, ул болай дип җавап бирде:
-         Чын ярату, мәхәббәтне аңлау соңлабрак килә, ул яшькә дә бәйле
Түгел. Мәхәббәтнең нинди тирән хис икәнлеген тормышыны аңлый башлагач кына төшенәсең.
Белгәнегезчә, Виталий абый балалар өчен дә җырлар яза. Бу турыда: “Минем күңел яшь. Шуңа күрә мин төрле җырлар язам һәм төрлечә язам... Балаларны яратам. Аларга бит әле мәхәббәт турында гына җырлар җырлап йөртеп булмый инде. Менә күптән түгел генә, махсус балалар өчен “Зәй буе шомыртлары” җыентыгы дөнья күрде. Тагын бер китап чыгарырга әзерлим”, - ди ул.
Яраткан җырчыбызның иң яраткан ризыгы – ит ашлары икән. “Гомумән, ашамаган әйберем бик сирәк, талымлап тормыйм, Ходай биргәнне ашыйм”, - ди ул.
Ашарга да әзерли белә икән ул. Пылау пешерсә, бәрәңге кыздырып җибәрсә, телеңне йотарлык була, ди. Тормыш иптәше Галина апа бу эшне Виталий абыйга тулысы белән “ышанып тапшырган” икән.
Иң яраткан шөгеле (җырдан кала) – балык тоту.
Балачагында иң истә калган вакыйга – мәктәптә беренче дәрес. Бигрәк кызык булган ул... Кечкенә Виталий тәүге тапкыр парта артына кереп утырган. Бик игътибар белән дәрес тңлый. Директор үзе сөйли бит! Шулвакыт ул беренчеләрнең мәктәпкә ни дәрәҗәдә әзер булуларын белергә теләпме шунда: “Шигырь сөйли беләсезме?” – дип сорый. Берәү дә кул күтәрми. Бары тик Виталий гына: “Беләм”. – ди. Торып баса да, әбисе өйрәткән иманны укып җибәрә. Директор да, укытучылар да елмаеп карап торалар. Шулай итеп, беренче класска догалар укып, изге сәгатькә юл тота.
Беләсезме, җырчы мәктәп елларын сагына икән бит. Ул елларның да өлкәнрәк сыйныфта вакытларын. Чөнки үзе әйтмешли, ул чакта “борынга ис кергән”, гашыйк була торган вакытлар икән.
“Виталий Агапов бигрәк “модный” инде!” – дип ничә тапкыр ишеткәнем бар. Үзенә дә шул хакта әйткәч, “Мин мода артыннан кумыйм”, - дип җавап бирде. Виталий абыйны кеше фикере бер дә “борчымый” икән. “Әгәр кеше сүзен тыңлап йөрсәм, мин гел дә артист булырлык кеше түгел идем”, - ди ул.
“Холкыгызда үзегез бик өнәп бетермәгән берәр сыйфатыгыз бармы?” – дигән сорауга, Виталий Агапов: “Бераз мактанчык ахрысы мин”, - дип җавап бирде. Ул язган “Мактанчык үрдәк” җыры: “Мактанырга ярамый!” дигән сүзләр белән тәмамлана бит. Шуны искә алып, рәхәтләнеп көлештек. Әй, мактанырлык эшләрең булганда, мактануның бер гаебе дә юк аның...
Редакциядән: Виталий абыегыз күренекле җырчы һәм композитор булуы өстенә Шәһәребез советында халык депутаты, милли мәсәләләрне хәл итергә тиешле комиссия рәисе. Безнең ни әйтергә теләгәнне аңлагансыздыр инде: сез дә шундый талантлы һәм эшлекле кешеләргә охшап үссәгез иде, дуслар.
 
 Резедә Мөхәммәтдинова. «Көмеш кыңгырау» 27 октябрь, 2000 ел.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam