Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2405


 
Җырчыга бәяне халык бирә
30 января 1997 г.

     Виталий Агаповны ишетеп һәм кхреп беләсездер. Соңгы вакытта Чаллы сәхнәсендә үзенә күрә аерым бер урын алып килә торган җырчы һәм һәвәскәр композитор ул. Язмамдагы бу юлларны укыгач, белә, күпләр бәхәскә тартылыр. Кайбер җырчыларның таланты – дәрәҗәсе белән килешми мөмкин түгел, мәсәлән, Зәйнәп, Зөфәрләр, Асаф... Болар профессионаллар, сәхнәдә үзләрен зыялы тоталар, күпләргә ошыйлар. Ә менә Виталий, минем уйлавымча, икенче төркемгә – Салават төркеменә керә бугай.



Салаватка карата да, халыкта бер – берсеннән кискен аерылып торган ике төрле караш яши. Берәүләр аңа мөкиббән китәләр, икенчеләр сәхнәдә үзен артык иркен тотуын, бик үк әдәпле булмаган мәзәкләрен, тамашачыларда зәвыксызлык тәрбияләү, сәхнәнең дәрәҗәсен төшерү, дип исәплиләр. Виталий белән дә шуңа охшаш хәл кебек тоела миңа. Тискәре караш ияләренең фикерләре генә бераз үзгә: «Тавышың булмаган килеш нигә сәхнәгә менәргә!» Ләкин... ни гаҗәп, Виталийның тамашачылары җитәрлек бүген. Ә аны кеше – шәһес буларак белергә теләүчеләр өченмин түбәндәге әңгәмәне тәкъдим итәм.
-         Виталий, сезне һәвәскәр композитор һәм җырчы дип беләм.
Әллә беренче чиратта – җырчымы?
-         Юк, чөнки җыр сәнгате белгечләре минем тавыштан бик күп
кимчелекләр табарлар иде. Җырлый башлавым да очраклы гына килеп чыкты. Иҗат иткән көйләрем матур кебек тоела, ә профессиональ җырчылар берсе дә алмый. Шуннан соң үземне сынап карарга уйладым.Матди мөмкинлегем бар иде – бер “төркем” тупладым. Җырларымны халык ошатты кебек. Кайберәүләр: “Тавышыңның шыгырдавык – кытыршы булуы ук үзенә күрә моң тудыра”, - диләр. Аннары, тавыштан гына да түгелдер. Җырчы беренче чиратта артист булырга тиеш, дип саныйм мин. Тамашачыга җырна тапшыра белергә кирәк. Мин үземне сәхнәдә иркен тотам, бии – бии җырлыйм. Шулар белән дә халык күңеленә ошыймдыр дип уйлыйм.
-         Сезнең репертуарларда чыннан да биерлек, күңелле көйләр
бар. Мәсәлән, “Хәлимә”.Ул җырыгыз өчен КАМАЗ мәдәният фонды күптән түгел бүләкләде дә бугай үзегезне.
-         Әйе. Кемнәр генә җырлап карамады ул җырны. “Үзең барыбер
яхшырак башкарасың”, - диләр. Үз җырым булгандыр инде. Сүзләре – Нәкыя апа Йосыпованыкы. Бер төн эчендә туган көй.
-         Виталий, концертыгызны караган яисә җыр тасмагызны тыңлаган кеше сезнең кайсы яктан икәнлегегезне чамалый: Зәйдән, Сәвәләйдәнме?
-         “Сәвәләй” – иң беренче язган көем ул минем, сүзләре дә
Үземнеке. 1987 ел иде. Бәрәңге алганда бакчада әниемә җырлап күрсәткәч, сөенечтән елады. Әнием үзе оста такмакчы иде. Безнең нәселдә җырга – моңга бераз һәвәслек булган. Бабай скрипкалар ясаучы. Үзе шунда бик оста уйный иде.
-         Димәк, сез дә кечкенәдән...
-             Юк, мәктәптә укыганда минем ниндидер аерым бер кызыксынуым – омтылышым юк иде. Бишлегә генә укыдым, мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым, бөтен яктан бер дәрәҗәдә көчле идем. Спорт белән шөгельләндем: хоккей, көрәш, шахмат, спорт мастерына кандидат булдым, разрядлар яуладым. Ә менә гармунда уйнарга армиядән хезмәт итеп кайткач, 23 – 24 яшемдә генә өйрәндем. Тормышта үз урыным кайда икәнен аңлаганчы, картаеп та кителгән...
-         Махсус музыка белеме комачау итмәс иде сезгә?
-         Хәзер һәвәскәр композитордар профессионаллардан күбрәк тә
иҗат итәләр. Ә симфонияләрне күпчелек халык аңламый һәм кирәксенми дә. Мин исә кешеләр күңеленә ошарлык матур җырлар язам. Үзем шушы дәрәҗәдә генә калырга телим. Дүрт ел эчендә 60 –лап җыр туды.
-                Виталий, кешеләрдәге иң мөһим сыйфат нинди дип
уйлыйсыз?
-         Үзеңнең кайсы төбәктән чыкканыңны, туган авылыңны онытмау.
Сәвәләй турында җыр язуым очраклы хәл түгел. Мәхәббәт белән сугарылган җыр бу. Бервакыт авылда фольклор ансамбле дә оештырып йөргән идем. Мин ул ансамбльнең җаны булдым кебек. Хәзер дә онытмыйм авылдашларымны – Яңа ел бүләге итеп концерт алып кайттым быел.
-         Мактанасыз...
-         Әйе, мин бераз мактанчык, бераз эгоист. Иң зур кимчелекләрем
Шул. Ләкин дөресен генә әйтәм. Сүзне тартып – сузып тормыйм – туп – туры сөйләшәм. Күпләр өнәми бу гадәтләремне. Нишлисең, чир китәр, гадәт китмәс, диләр. Тагын бер кимчелегем бар. Салават шаярып: “Бу кадәр гәүдәң белән сәхнәдә йөрисе дә юк”, - ди. Авырлыгым 105 кг.
-         Шуңа карамастан, бик күп кызларның игътибарын җәлеп
итәсездер әле. Сәхнә йолдызларына гашыйк булу чире яшьләргә хас.
-                     Булгалый инде. Мәхәббәт хатлары язалар, чәчәкләр алып
менәләр... Аның ишегә бирешмим мин. Гаиләм бар, минеке кебек хатынны әле эзләргә кирәк. Улыбызга сигез яшь инде.
-         Виталий, сәеррәк сорау бирәм – дингә мөнәсәбәтегез ничек?
-         Ничек дип... Динне дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә ярамый дип
Саныйм. Улаерым яшәргә тиеш. Мәсәлән, безнең Татарстанда ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла. Миңа калса, башка дин тотучыларга каршы астыртын сәясәт алып барырга мөмкинлек тудыра бу. Мисал өчен, республикада ничә чиркәү ачылганын ишеткәнегез, йә укыганыгыз бармы?
Күптән түгел концертлардан кергән табыштан бер миллион – чиркәүгә, бер миллион – мәчеткә бирдем. Ни өчен мәчеткә дә, дисезме? Безнең төркемдә мөселман егетләре – кызлары да бар. Мин үзем кеше дин белән түгел, тел белән көчле, дип саныйм. Милләт зур әһәмияткә ия минем өчен. Өч мәртәбә урыска күчәргә тәкъдим иттеләр. Нәрсәсе бар, исем – русча, рус телендә яхшы сөйләшәм. Паспортны алыштырганда рус дип яздырырга гына кирәк иде. Ризалашмадым.
-         Виталий, хәйләкәррәк сорау бусы. Яшерен – батырын түгел,
соңгы елларда кешеләр ике төркемгә бүленде – хәзер заманга җайлаша белгәннәргә һәм һаман да ике заман кагыйдәләре арасында буталып, аптырап йөргәннәргә. Ә менә җырчыларга гомумән зур мөмкинлекләр ачылды шикелле. Элеккеге замандагы кебек хезмәт хакының азлыгыннан зарланмыйсыз...
-         Кем белә, миңасәхнәгә юл да ачылмас иде бәлки, дөньялар
Үзгәрмәсә. Әле дә шәһәр мәдәният үзәге әзерләгән концертларга (нинди дә булса бәйрәм хөрмәтенә) мине бик чакырмыйлар. Ә соңыннан, үз тырышлыгым белән танылгач, чакырып та килмәвем бар бит әле. Чаллыда без өчәү генә беркемгә бәйсез: Салават, Гөлдания һәм мин.
Форсаттан файдаланып, миңа матди һәм рухи ярдәм күрсәткән берничә кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Сәүдәгәр Кашаповларга, ЖБИ – 210 директоры Альберт Мәсәбих улы Касимовка, “Төзелешне мехникалаштыру һәм яшәртү” тресты башлыгы Александр Валентинович Высоцкийга, “Шәһәр азык – төлек продуктлары” берләшмәсе башлыгы Рәис Мидхәт улы Фәрдиевка.
Элек башлаган фикеремне тәмамладым бугай. Җырчыга бәяне, төп бәяне сәнгать белгечләре түгел, халык бирә, диясем килә. Концертыма йөриләр, җыр тасмаларым сатыла, димәк, яраталар.
Виталий хаклы, иҗат кешесенә бәяне халык бирә. Менә дигән аппаратура, яхшы костюмнар, үсү өчен шартлар, хәтта талантлы тавыш та җырчы өчен төп сыйфатны алыштыра алмыйдыр, мөгаен. Иң мөһиме – халык күңеленә юл сала белү.
Р. Гасимова
«НУР» 30 гыйнвар, 1997 ел.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam