01 мая 1995 г.
Әй, Сәвәләй, Сәвәләй,
Ерак түгел бездән Зәй, -
дип җырлый халык арасында шактый танылып өлгергән җырчы Виталий Агапов үзенең туган авылы Сәвәләй (дөресрәге, Сәүәләй) турында.Зәй елгасы минем туган авылым Аланлыктан шактый еракта булса да, сәвәләй авылының исеме һәм аның даны миңа малай чактан ук таныш. Әле Ватан сугышы беткән генә еллар иде. Авылда сугыш елларында тукталып торган бәйрәм йолалары яңадан үтәлә башлады.
Кышкы бәйрәмнәр аеруча олылап уздырыла. Әнә шундый кышкы керәшен бәйрәмнәрендә безнең ярлы, бөлгән Аланлык авылына ялтырап торган чын көмеш тәңкәләр тезелгән мәләнчек, чигәчә, сүрәкә, дәүәт кигән, кулдан тукылган төрле төсләрдәге матур киндер күлмәкле хатыннарын яхшы атлар җигелгән бизәкле – затлы кошовкаларга утыртып, олы – олы толыплы керәшен агайлары килеп төшә иде. Алар килә – килешкә затлы дирбияле, кыңгыраулы атлары белән чабып, авылны бер әйләнәләр дә үзләре кунак булып өйләргә таралалар.
Болар – Сәвәләй кунаклары, безнең авыл кешеләре өчен иң олы, иң хөрмәтле кешеләр. Безнең авыл керәшеннәре өчен Сәвәләй керәшеннән кыз алу, Сәвәләй егетенә кыз бирү иң олы дәрәҗә! Безнең авылда да Сәвәләй кешеләрен гел мактап кына сөйлиләр. Ерак юлны якын итеп (ике авыл арасы йөз чакрым чамасы), безнең нефть якларында шәһәрләр төзелә башлаганчы Аланлык һәм Сәвәләй керәшеннәре бер – берсе белән кыз алышып, кыз бирешеп, туганлашып – кодалашып яшәделәр. Кызганыч ки, илдә нефть чыгып, зур – зур шәһәрләр төзелгәч, аларда бөтен халык аралашып, үзара буталышып бетте, һәм Сәвәләй – Аланлык юлы да суынды, инде хәзер ул бөтенләй тукталды, минем кебек хыялый кешеләргә сагынып сөйләргә генә калды.
Инде Сәвәләй бөтенләй онытылып бетте генә дигәндә, моннан 3 ел элек минем Казандагы фатирыма бөтенләй таныш булмаган чая гына егет килеп керә һәм, әллә кайчангы дусты кебек итеп, миңа, Гөргөри дәдәй, дип кенә эндәшә.Бу – әлеге Сәвәләйдә туып – үскән Виталий Агапов исемле егет булып чыкты. Кулында бер төргәк кәгазь – шигырьләр язган икән. Без аның белән озак кына сөйләшеп утырдык. «Минем Сәвәләйнең данын яңадан күтәрәсем килә, авылдагы элеккеге матур гадәтләрне, керәшен җырларын, авыл кешеләренең гореф – гадәтләрен тергезәсе иде», - ди бу. Шигырьләре дә Сәвәләй, Зәй турында.
Виталий үзенең көйләр, җырлар язасы килүен әйтте. Ул инде Сәвәләйдә керәшен әбиләреннән – бер, авыл балаларыннан икенче җыр ансамбле оештырган, үзе аларга спонсорлык итә икән. Кыскасы, авылның чын патриоты булып чыкты Виталий.
Озак та үтмәде, әле сәхнәдә, әле радиода, әле телевидениедә, әле төрле җыр конкурсларында Виталий Агапов җырлары ишетелә башлады. Сүзе дә үзенеке, көе дә үзенеке, үзе үк җырлый да. Коеп куйган керәшен барды!
Бүген инде Виталий Агаповны һәм аның ансамблен белмәгән җыр сөюче юк. Һәм, ниһаять, Казан тамашачысына да аның үз сәнгатен һәм ансамбле чыгышын карарга мөмкинлек туа – 6 май көнне Г. Камал исемендәге театр бинасында Виталий Агапов концерты була. Казанда, туган Татарстаныбыз башкаласында, беренче зур концерт! Нәни Зәй буендагы сөйкемле Сәвәләй авылындагы моң ча Идел ярындагы бөек Казанда да шулай саф, күңел кылларын тетрәндерерлек булып яңгырар, бу моң, һичшиксез, Казан күгендә дә матур булып чыңлап торыр. Җырчы, көйче, шагыйрь Виталий Агаповка һәм аның ансамбленә уңышлар теләп, бүген мин газета укучыларга яшь шагыйрьнең ике шигырен тәкъдим итәм.
Гәрәй Рәхим.
1 май 1995 ел, «ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН»